Әдәби марафон 2025

Әдәби марафон 2025

✨15нче көн Әткәй-әнкәй Әткәй-әнкәй исән чакта Күкне капламас болыт. Алар өчен без һәрвакыт Калабыз бала булып. Ана йөрәге – киң дәрья, Диңгезләрдән дә тирән. Бишек тирбәткән чакларда Төн йокыларын бүлгән. Әткәм-әнкәм догалары Саклап йөртә юлларда. Аларның киңәшләреннән Бәхетем генә арта. Әткәм-әнкәм, бу дөньяда Рәхмәтем сезгә чиксез! Исән-сау гына булыгыз, Йөрәгем җыры бит сез! Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты

131

0