Алма агачыннан

Алма агачыннан

Төрле кешеләр яши бу җир йөзендә, аласы да, коласы да дигәндәй. Бер ишеләргә бәхет ишелеп килә, уңыш үзе эзләп таба андыйларны. Сыеры игез бозау бозаулый, утырган казының бар йомыркалары да бәпкәле була. Гомумән, тешен сындырып керә ризыгы ул бәндәгә. Була шундыйлар, туганнан ук бәхетсезлеккә тарыйлар. Я кендек әбисе кулыннан төшереп җибәрә, гомерлеккә чирле ясый аны. Тыныч кына якты дөньяны күрсә дә һәр адымда бәхетсезлекләр сагалый мескенне. Ниндидер әйбергә су буе чират торганнан соң, ул килеп җитүгә теге әйбер бетеп кала. Гадәттә, автобуска бер минут кына өлгерми ул. Кыек башындагы боз нәкъ ул үтеп барганда килеп төшә. Борылган саен нәрсәдер югалта, вата, кулыннан төшереп җибәрә, сөрлегеп китә, янындагының аягына баса, киеменә түгә… Күп инде, күп санап китсәң. Шунысын да кисәтәсем килә, якын тирәдә андый бичара яшәсә, аралашудан ерак булыгыз. Сихерме ул, нәрсәдер, әмма бу яшәү рәвеше йогышлы була, грипптан һич ким түгел. Әмма дә ләкин ул постаудагы кешеләр дә безнең ишеләр бит, ике куллы, ике аяклы затлар. Ирексездән аралашасың инде, куып чыгарып булмый бит мескенне авылдан. Менә минем баҗаның энекәше шундыйрак мәхлүк булды. Тавышсыз-тынсыз, һич зыяны тимәс юаш кына бәндә иде. Кил дисәң – килә, кит дисәң – китә, үпкәли, ачулана белми, йөзендә һәрвакыт гаепле елмаю. Акылы төгәл иде кебек, сөйләшкәндә син дә мин сөйләшә. Бары уң кулының учы җитлекми туган. Элек бит ничек булды коммунистлар заманында? Бар нәрсәгә чират. Әнисе Зәйнәп апа, мәрхүмә, авырлы килеш ипи алырга чиратка баскан. Безнең халык карап торамы ни, алга ыргылып китереп кысканнар моны стенага. Бөтенләй сеңдергәннәр. Шуңа да малайның кулы гарипләнгәндер.

Тэглар:

121

0