Алма агачыннан

Алма агачыннан

Рәхмәт төшкере улыбыз сынатмады. Мәктәптә гел бишкә, гел бишкә, алдынгылардан булды. Шуннан заманалар үзгәреп китте, укырга керү дә икенче төрлерәк икән. Әмма Сабир үз башы белән үтте бар сынауларны. Авылның беренче алыпсатарының улы Нәҗип акча түләп барып керде Сабирыбыз янына. Акча ярдәмендә генә кешене ничек белемле ясап була торгандыр, мин һаман да төшенә алмыйм әле. Ярар, кеше баласында эшебез юк, үзебезнеке максатына ирешсен. Анда да беренчелекне бирми улыбыз, гел мактап телгә алалар. Ә без Ходайның һәр бирмеш көнендә шатланып туя алмыйбыз. Менә бер гади кешеләрнең дә баласы шундый биеклеккә күтәрелсен әле, бар авылдашларны шаккатырып! Безнең урамга да бәйрәм килер, улыбыз зур, җаваплы эштә эшли башлар, зур өйгә ия булыр, чит ил машинасында гына җилдерер, акчаны исәпләп тотмас. Вакыты җиткәч берәр ипле генә, акыллы гына кызга өйләнеп куяр. Киленебез безгә оныклар алып кайтыр. Үтәрбез урам буйлап курчакка тиң оныкларыбызны җитәкләп. Кешеләр гаҗәпкә калып арттан карап калырлар. Үз әти-әнисен муллыкка күмәр улыбыз. Белә бит аның өчен ничек тырышканнарыбызны. Бик матур хыяллар йөрәкләребезне җылыта иде икебезнең дә. Теге алмагач белән алма турындагы әйтем бик дөрес түгел ул, дип тә уйлый башладым мин шул чакларда. Әмма… Бергә укуны тәмамладылар Сабир белән Нәҗип. Безнеке кызыл дипломга, ә теге көчкә-көчкә сөйрәлеп йөрде ахрысы. Югары уку йорты иң үрнәк укучыларының берничәсен чит илгә белемнәрен күтәрер өчен җибәрергә карар кабул иткән булган. Исемлеккә безнең Сабирны да керткәннәр. Диплом алгач та егетләр шатлыкларын уртаклашырга авылга кайттылар, билгеле. Шактый кызып алган Нәҗип безнең өйгә дә сугылды. Ниндидер төртмә сүзләр сөйләргә маташты шунда. Кич җиткәч Сабир улыбыз клуб тирәсен әйләнеп кайтырга җыенды. Их, шул чакта туктатасы булган икән үзен! Берни сизмәде шул ата йөрәге. Ә бер сәгатьләп вакыт үткәч улыбызның канга баткан гәүдәсен күтәреп керделәр иптәшләре. Аны чит илгә җибәрергә сайлаганнарыннан көнләшеп, шулай Нәҗип кара канга туздырган икән. Әнисе белән без ни эшләргә белми йөгергәләдек, врач кил

Тэглар:

173

0