Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер"

Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер"

15нче көн #әдәбимарафон2025  -Сез бит ач, ни белән генә туйдырыйм соң, сөттән башка берни дә юк бит. - Бәхтияр Фатыйма тегеп биргән яңа пәлтә кесәсеннән бер кисәк ипи тартып «чыгарды, кечкенә учына салып, Фатыймага сузды. – Аша, әни, — диде. Фатыйма баланың кулындагы ипи кисәгеннән күзен ала алмады. Йөрәген шундый итеп нәрсәдер ачыттырып - ачыттырып алды, күзенә кайнар яшь тулды. Шушы алты яшьлек сабыйның энеләрен генә түгел, Фатыйманы да кайгыртуына шаклар катып утырды. Шушы баланың кечкенә учындагы ипи кисәген мәңге дә онытмаячак. Шушы алты яшьлек кенә бала утызга җиткән aтасыннан күпкә олырак һәм акыллырак иде бугай. Фатыйма ипи кисәген алып өчкә бүлде дә учларына салды. – Ашагыз, сезгә үсәргә кирәк, ә мин үскән инде. - Бәхтияр бер генә тешләде дә Фатыйманың иреннәренә китерде. – Аша-аша. - Фатыйма бәләкәй генә итеп капкан булды. Мин тук, - дигән булды. Балалар ач та, бик арыганнар да. Бәләкәйләр, тамаклары туйгач, җылы мич кырында җебеп йоклый да башладылар. Фатыйма балаларны үзенең сәндерәсенә мендереп салды. Кечкенәсен башындагы шәленә урады, өсләренә үзенең фуфайкасын япты. Бәхтияр бераз Фатыймага карап ятты да үрелеп аның битеннән сыйпап куйды, аның күзләре әйтеп бетергесез рәхмәт белән карый иде. Ул Фатыйма кебек кайчаннан тынычлап йоклаганы юк, күзләрен әлҗе-мелҗе килеп ятты да тынычлап каты йокыга талды. Фатыйма, үрелеп, аның олы башыннан сыйпап куйды. Ахрысы, бала аның кулының җылысын тоеп, йокы аралаш елмайды. Фатыйма бик озак балаларга карап торды, яңаклары буйлап кайнар күз яшьләре озын юл салды. Ах, наныйларым, нишләргә соң безгә? #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Көтепузгангомер #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

160

0