
15 нче көн. #Әдәбимарафон Гайнетдинова Дания "Ялгышмы, язмышмы"
Менә боз кузгалыр вакыт килеп тә җитте. Елга ярларыннан чыгып, диңгездәй киңәеп җәелгән. Бүген боз китүнең беренче генә көне. Әнә вак кына бозлар әкрен генә кузгалды да үзләре артыннан эрерәкләрен иярттеләр. Шулай берсе артыннан икенчеләре әкрен генә агымга кушыла барды. Бераз баргач, бер-берсенә бәрелешеп, елгага гына сыеша алмыйча, бөтен тирә- якка диңгез сыман су ташып чыга. Юлда очраган агачларга бәрелеп сөялгән боз ватылып чәрдәкләнә. Ташу белән килгән бозлар, әллә нинди тавышлар чыгарып, әйләнә-әйләнә, тагы үз юллары белән китеп баралар. Мондый матурлыкны бары тик шушы вакытта гына күреп кала аласың. Яше-карты, бала-чагасы ел да язгы ташуны күтәренке күңел белән каршылый. Бар табигать уянган, канатланган. Кешеләр дә, әнә кичке кояшның алтынсу-сары нурларыннан иркәләнеп, яр буендагы могҗизаны күзәтә. Агымсуга карап ләззәтләнү үзе генә дә әллә ни тора бит! Бөтен уй-кичерешләрең онытылып, күңел түрендә йөргән борчуларың тарала, дөнья мәшәкатьләрең онытыла. Фәрит тә, Ләйсәннең кулларыннан алып, елга буйлап югарыга, болынга таба атлады... 96-97 нче битләр. #ДанияГайнетдинова #Язмышмыялгышмы #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
95
0