Вакыт Нуруллин / Ул яшәргә тиеш иде. " Күпер чыкканда"

Вакыт Нуруллин / Ул яшәргә тиеш иде. " Күпер чыкканда"

15 нче көн. - Көрнәледә күптәннән эшлисезме инде? – Дүртенче ел инде, Өлфәт абый. Быел укулар беткәч, үзебезнең якка кайтып китәр идем. Туйдырды… – Эш туйдырдымы, әллә Көрнәледән туйдыгызмы? – Эш түгел, эшемне яратам мин анысы. Көрнәледән туйдым. Халкы, бигрәк тә егетләре грубый. – Ничек инде алай, сезгә тимиләрдер бит алар? – Тиюен тимиләр, әмма тынгылык та бирмиләр. Клубка чыгар хәл юк, хәзер тагылырга гына торалар. – Ә сез берсен дә ярата алмыйсызмыни? – Юк шул, ярата алмыйм, берсе дә күңелемә ошамый. Ә сез Сәкинәне ярата идегезме, Өлфәт абый? – Бик ярата идем, Гөлүсә! Сез аны белә идегезмени? – дидем мин, гаҗәпсенеп. – Бер авыл Советында эшлә дә белмә, имеш. Хисапчы чагында бик еш килә иде ул Көрнәлегә. Якын дус ук булмасак та, яхшы таныш идек без аның белән, яшьтәшләр идек. – Алай булгач, сез миңа абый дияргә тиеш түгел икән. Миннән ике генә яшькә кече иде бит ул. – Беләм, Өлфәт абый. Ләкин мин сезгә башкача эндәшә алмыйм. Ничектер, миннән күп олы шикелле тоеласыз. – Ихтыярыгыз, алайса. – Сер булмаса, әйтегез әле, – диде ул, беркавым икебез дә тын гына баргач, – Сәкинәне нигә аерып җибәрдегез сез? – Булды инде, Гөлүсә… – Сөйләргә теләмисез, димәк? – Кызыклы хәл түгел ул. – Ә минем беләсем килә, Өлфәт абый! Үзегез «ярата идем» дисез, үзегез аерып җибәргәнсез. Яраткан кешене аеру мөмкин микәнни соң? – Мөмкин икән шул менә. Сез ничек итеп, тәвәккәлләп, төнгә каршы минем белән юлга чыгарга уйладыгыз әле, Гөлүсә? – дидем мин, сүзне икенче якка борырга ниятләп. – Ни әйтсәң дә, ир кеше бит мин, әле утызга да җитмәгән тол ир кеше! Ул, ялт борылып, миңа сыеныбрак утырды. – Ә мин сездән курыкмыйм, Өлфәт абый. Куркыныч кешегә охшамагансыз сез. Беренче күрүдә үк әйбәт кеше икәнегезне сизендем. – Яхшы сүзегез өчен рәхмәт! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ВакыйфНуруллин #Күперчыкканда #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

182

0