Т.Гарипова " Исле гөл". Хикәя.

Т.Гарипова " Исле гөл". Хикәя.

15 нче көн. #әдәбимарафон2025 Юл уртасында туктап калдым: яланаякларны туфрак пешерә, йөрәкне үч, хурлык көйдерә... Әйдә эзләсеннәр! Алдап , качарга мәҗбүр иткән сөекле кызларын тиргәсеннәр. Апаем да, мине табудан тәмам өметен өзеп, ник алдаган көненә төшеп, терсәген тешләрдәй булсын... Үз уйларымның шәплегенә хәйран булып, тезләрем калтырап, тузанлы юлга утырдым, аякларымны кочаклап, уйга калдым. Качуын качылыр, тик менә төнен урманда куркытмас микән? Шушы әрәмәлек эченнән аккан тар гына елгада ике кичү бар. Берсен - Озын Шүрәле, икенчесен Кыска Шүрәле диләр. Тикмәгә кушмаганнардыр мондый исемнәрне. Урманда ялгыз башың төн уздырганда каршыңа эреле- ваклы шүрәлеләр килеп басмас димә! Әллә инде сиздерми генә үзебезнең өй башына менеп, алам-салам арасында кунаклыйсы?.. Үземне ничек эзләгәннәрен, кемнең ничек кайгырганын да белеп ятылыр... Таң атуга, өйдәгеләр йокыда чакта, кире урманга кителер дә ахырдан килеп чыгылыр... - Саумы, кызылбаш!! " Кызылбаш" - минем иң тәңкәгә тигән урам кушаматы. Урам, диюем шул, өйдәгеләр миңа төрлечә эндәшә: чебеш, черекәй, черек күкәй, койрык һ.б. Ә Кызылбаш дияргә өйдәгеләрдән беркем батырчылык итми, хәтта абыем да. Ачу килмәслек тә түгел: бөтен авылда бер минем чәч адәмнекенә охшамаган. Бу сүзнең миңа ничегрәк тәэсир иткәнен белсә дә, бер Алла белә. Шуңа да, килүчене күрмәс элек үк " энәләремне тырпайтып", еш-еш тын ала башладым. Ә инде каршымда ят киемле таныш түгел агай күргәч, беразга аптырап тордым: бәй, чит кеше минем зәһәр кушаматны кайдан белеп алды икән? - Нигә шаккаттың? Мин шулай куркынычмы әллә? Ул тигез ак тешләрен күрсәтеп елмайды. 308 нче бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаңчулпанГарипова #Ислегөл #Нурлатмарафоны #ТатарстанКитапНәшрияты #Белемрадиосы #Миллионтатар #58нчетөркем

Тэглар:

347

0