
15 нче көн Әдәбимарафон2025
Төнлә тагын карлар явып куйган, Бураны да тагын котырган. Тырыша-тырыша арчып йөргән идем, Өй алдына тагын тутырган. "Зарлана", – дип уйлап куйдыгызмы? Ник зарланыйм? Бары сөенәм. Кар атканда, гәрчә, җил уйнатып, Бөртек-бөртек карга сибенәм. Килгән икән – әйдә, ява бирсен, Бездән тормый һава торышы. Язын эреп, басуларга сеңсә, Яхшы булыр икмәк уңышы. Яусын, яусын, ул бит – аклык кына, Сәламәтлек булса, көрәлер. Әрләүчеләр миннән тыш та булыр, Мактап язасы да килә бер. Исхак Фәйзи
159
0