
Иртәгә. Айшанур
Һәркөн яңа план корабыз Каядыр ашыгабыз. Бүген эшләрне бетереп, Киләсе көнне уйлыйбыз. Болар беткәч, барысы да Җайлана әле дибез. Шушы эшләрне бетерәм дә Үзем өчен яшим имеш. Ләкин эшләр бер дә бетми Яңасы чыгып тора. Барысы да бик ашыгыч -Тизрәк эшлә!- дип тора. Өлгерәм әле яшәргә! Хәзер кирәк эшләргә! Үзем өчен яши башлыйм Эшләр беткәч, иртәгә! Шулай дөнья куа-куа Гомерләр узып китә. Яшьлек тә артта калган бит Иртәгәне көтә-көтә.
Сылтамалар:
133
0