
Физәлия Дәүләтгәрәева "Яшен"
Озакламый әниләре төп йортына кайтып китте. Алмаз әнисе белән әтисе салган зур йортта яшәвен дәвам итте. Өйләнде. Җимереп эшләде. Бар көчен яшәгән йортына сала барды.Таштан мунча, гараж салды,... Шулай уйлана-уйлана машинасында авылга кайтып барганда, баш очында дөбердәп яшен яшьнәде, коеп яңгыр ява башлады. Машина тәрәзәсенә чиләкләп яуган яңгыр аша юл күренми башлагач, Алмаз, юл читенә барып, әзрәк туктап алырга булды. Тагын үз уйларына чумды... Тирән уйларыннан Алмазны пожар машинасының сирена тавышы уятты. Бер-бер артлы өч пожар машинасы, Алмаз яныннан зур тизлектә үттеләр дә, бик тиздән яңгыр томанына кереп югалдылар. Алмаз да алар артыннан әкренләп кузгалды. Үз урамына борылгач, Алмаз кинәт күргән күренештән телсез калды... Әнисе белән әтисе салган йорт, яшен сугып, яртылаш янып бетеп бара иде...
54
0