
Сорау билгесе
Сорау билгесе Син барасың, мин барамын, Йөрәк яна, көн эссе. Икебезнең арабызда Бик зур сорау билгесе. Сиңа карый — син дәшмисең, Миңа карый — мин телсез. Аралар якын булса да, Сүзсез бару күңелсез. Икебездән җавап көтә Олы сорау билгесе. Баш очыннан выжлап үтте Кызган сөю сөңгесе.
335
0