
15 нче көн. Мәдинә Маликова "Тылсым#
Яшен вакытында биек агач астына ышыкланырга ярамый. Ялан кырда ялгыз үскәненә якын тору аеруча куркыныч. Андыйлар яңгырдан шәбәргән кешеләрне генә түгел, болытлар арасындагы ут сөңгеләрен дә үзенә тарта. Тәҗрибәле өлкәннәр бу хакта җай туры килгән саен искәртеп тора. Тик, күрәсең, кемдер аларның сүзен ишетми кала, кемдер ишеткәнен күңеленә салмый. Ә бәлки, давылга эләккәч, онытып җибәрәдер? Андый чакта зиһен чуала, чыланып калтыранган тән исә ихтыярсыздан якында гына киңәеп утырган каенның куе ябалдашы астына омтыла. Һәм кеше юеш аркасын җылы, нык кәүсәгә терәп, җиңел сулыш алгач кына, кинәт... Аннан соң ни булганын адәм баласы үзе аңламый-сизми дә кала. Күзне чагылдырган яктылык, колак тондыргыч шартлау исә, еракларга таралып, башка-бүтәннәрнең өнен ала, күңеленә шом сала. Алсу кофта, джинсы чалбар кигән, кара чәчен киң ал тасма белән бәйләгән, кулына ак пластмасс чиләк тоткан унбиш яшьлек кыз белән нәкъ менә шулай булды да. Көтмәгәндә болытлар куерып, кинәт яңгыр коя башлагач, ул, аны-моны уйлап тормастан, юлдан ун-унбиш адымда киңәеп үскән карт каенга таба йөгерде. Агачның куе ябалдашы астына кереп, сыгылмалы гәүдәсе белән кытыршы кәүсәгә сөялде дә, битендәге тамчыларны сыпырып, җиңел сулап куйды. Шунда кинәт җир-күк ярылгандай булды... Яшен сөңгесе җиргә сеңеп, шартлау авазы еракларга таралып тынганда, урталай ярылган, көйрәп пыскып торган каен кәүсәсе янында кызыкай күренми, ишелеп төшкән ботак-яфраклар арасында ак чиләк кенә аунап ята иде.
Сылтамалар:
163
0