15 нче көн. Әнгам Атнабаев "Горурлык"

15 нче көн. Әнгам Атнабаев "Горурлык"

Туган илем! Син бит минем өчен Хәтта җанын фида кылырлык, Туган әнкәм кебек якын дисәм, Бу - төчелек түгел, - горурлык! Туган илем, минем җылы өем, Башка җирдә миңа урын юк , Дип шатлансам синдә яшәвемә, Бу - төчелек түгел, - горурлык! Туган илем,–минем туган телем, Шушы телдән башка җырым юк, Дип җырласам әгәр җырларымда, Бу - төчелек түгел, — горурлык! Туган илем, синең үткән юлың - Минем юлым, башка юлым юк, Дип карасам барыр юлларыма, Бу - төчелек түгел, - горурлык!

Тэглар:

67

0