15 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

15 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Уйланып, авылга кайтып җиткәнен дә сизми калды, иртәгә ял алды, шимбә барып йөрмәскә булды. Балалар да кайтыр. Көндәлек мәшәкать җитәрлек. Чынлап та, балалар кайтып: – Әни, әйдә әтинең туган көненә зиратка барып килик! – дигәч, Фирая кыл кебек тартылды. Балаларын, гаиләдән дә өстен берни юк, гаиләнең кадерен белегез дип үстерде, иренә дә, кеше үзенең гаиләсе белән көчле шуны онытма, дия иде, һәм алар шуңа ышанып-инанып яшәгән кебек иделәр. Ә менә хәзер килеп, балаларга ничек итеп, юк безнең гаилә, атагыз башка гаиләгә китте, диясең? Әни акылдан язган, диярләр.

Тэглар:

68

0