
Хәсән Туфан.Аралагыз мине ,ак каеннар.
#ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХәсәнТуфан #Аралагызминеаккаеннар #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Хәсән Туфан.Аралагыз мине,ак каеннар Дөньяның мин күрдем суын,күлен, Урманнарын,тавын,чүлләрен... Тик күрмәдем, Идел,- синең кебек Сагындырган ягын күрмәдем. Читләмәде мине,кимсетмәде Җир йөзенең һичбер имәне; Тик берсе дә, сезнең кебек итеп: "Улым, бәгырем, бәбкәм",-димәде. Карагаен күрдем тайгаларның, Усакларын күрдем Усаның; Тик синең күк юксындырганны мин Күрмәдем беркайда, усагым! Ак каеннар азмы далаларда, Япандагы олы юлларда... Беркайда юк ләкин сезнең сыман Сагындырган каен,-беркайда! Һәрбер гөле җирнең якын күрде, Ят кеше син безгә, димәде; Тик берсе дә сезнең кебек итеп: "И абыкаем,бәгырем, браматым, Җанкисәгем",-дия белмәде... Арыды бугай сезне сагынып йөрәк, Арыды бугай газиз башкаем. Яшел шәлең белән күләгәләп, Ял иттер бер, сеңелем ак каен. Аралагыз мине,ак каеннар, Аралагыз, миләш, баланнар: "Ул фанатик ватанчы",-дип тирги Экваторда мине бананнар...
162
0