
15 нче көн.Эшләр. Чыңгыз Мусин.
15 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Эләр Чебешләрне санар көннәр җитте, Һәр гамәлнең була үз мәле. Чиратында җәйләр килгән кебек, Җәй артыннан килә көзләре. Табигатьнең җирдә үз кануны, Күпме нәрсә атлый бер эздән. Тик кешеләр никтер читләшәләр Йөргән эздән, үскән нигездән. Кабат җәйләр киләр, манңгайларга Бер тирән эз тагын өстәлер. Еллар ага, ләкин без атлаган Ызаннарда нинди эз калыр? #ЧыңгызМусин #Күләгәдә #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
159
0