
Вакыйф Нуруллин "Җавап бир кеше"
Шуннан бер ай чамасы үткәч, төнлә өйләренә кайтып килгән чагында, артыннан таш җибәреп, Ханәфи- нең башын тиштеләр. Башы тишелеп кенә калмаган, мие дә селкенгән иде. Унике көн больницада ятып чыгарга туры килде аңа. Кем аткандыр ул ташны - Ханәфи төгәл әйтә алмый. Аңа ачулы кешеләр бер Исмәгыйль генә түгел, байтак иде ул елларда. Тәгаен генә белмәгәч, берәүне дә төртеп күрсәтеп, жавапка тарттыра алмады. Шулай да Исмәгыйль эше булды бугай дигән шик күңеленә сенеп калган иде аның. Әмма юк, ул булмаган икән. Моның шулай икәне шушы ел башында ачыкланды.
Сылтамалар:
69
0