14 нче көн. #Әдәбимарафон2025

14 нче көн. #Әдәбимарафон2025

Нәбирә Гыйматдинова “Тимә, ярамый” ...Ертык күңелне ничек типчеп ямыйсы икән? Аңа нинди ямаулык кирәк, ә? Йа, нәрсә сөйлим мин! Күңел чүпрәк түгел лә. Мин, чарасыз калып, үз-үземне табалыйм. Әмма файдасы гына юк. Нишлим, ниләр кылыйм? Кылкаләмем кипте, киндерләремне тузан каплады. Иҗат учагында кисәү генә пыскый... Тирә- ягым караңгылыкка чумган... Чөнки күңел ертык... «Зинһар, хәлләремне аңлагыз!» — дип, берегезгә дә ялвармыйм. Аңламагыз! Аннан гына миңа тамчы да җиңеллек өстәлмәс. Адәм баласы иңендәге таш тутырган биштәрен бары тик үзе генә бушата ала. Төшенкелек коллыгына эләккәндә, мөгаен, һәркайсыгыз моның сәбәбен эзлидер. Мин дә эзләдем һәм әллә ни ачыш ясамадым шикелле. Гаепле «зат» Сандугач исемле авыл иде бугай. Безнең гомер — тукталышлар җыелмасы: арада аларның кыскасы яки озыны, җайлысы яки җайсызы бар. Минем өчен исә авыл дигән тукталыш, гомумән, дөньяның эчпошыргыч аймагы иде. Гәрчә, сигез яшемә кадәр мин монда тереклек иткән булсам да, ул миңа үтергеч дәрәҗәдә ят иде. Мин дә аның өчен үги кызга әйләнгән идем Без бер-беребезне күралмый идек. Югыйсә мин авылны яратырга тырышып карадым. Ярдәмгә чакыргандай, балачак хатирәләрей уяттым. Әнә без, оланшаклар, качышлы уйнаганда, урамнарга сыймыйча, басуга ишелеп чыгабыз, һәр кукуруз төбе саен юеш борын поскан. Чутсыз идек без, чутсыз! Әнә малайлар белән балык сөзәбез: яр битендә вак-вак маймычлар сикерешә... Әнә әрәмәлек артындагы яшел болын… Печән чабып арыган бабай, тезләренә таянып, алачык каршында утыра... Әмма әлеге хатирәләр дә боек күңелемне сөендерми.

Тэглар:

276

0