ГөлүсәШахбан  Төш

ГөлүсәШахбан Төш

14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Төшләремдә тойдым карашың, Минем эздән атлап барасың. Аңламадың ерак икәнлеген Сөю белән сөю арасын. Төшләремдә күрдем үзеңне, Миңа баккан моңсу күзеңне. Теләдең син нидер әйтергә, Тик оныттың әйтер сүзеңне. Хәерлегә юрыйм төшемне, Читкә куеп бөтен эшемне. Ходаемнан сорыйм, ташлама, дип, Рәхмәтеңнән якын кешемне. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШахбан #төш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

120

0