Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер"

Зифа Кадырова "Көтеп узган гомер"

14нче көн #әдәбимарафон2025 - Фатыйма бәбкәм, Барый абзыең кергәнче, менә бу чаршау артына кер дә күлмәгеңне киеп күрсәт әле, җиңнәре матур утырдымы икән, - дип, олы сандыкны ачып җибәрде. Айбикә инәй сандыкны ачуга, Фатыйма ах итте. Сандыкның буеннан буена сузылып, искитмәле матур күлмәк ята иде. Тын да алырга куркып карап торган Фатыймага карап, Айбикә инәй дә елмаеп җибәрде. - Матурмы? Фатыйма баш кына селкеде, әйтер сүзе юк иде, сихерләнгәндәй, күзен күлмәктән алмады. - Менә, күрче, бәбкәм, якасын бик нечкә ыргак белән бәйләп тектем, мондый күлмәк беркемдә дә юк, мин аны шушында яшереп кенә саклыйм, башкаларныкы, әнә, почмакта эленеп тора. Фатыйма бәбкәм, мондый тукыманы мин беренче тапкыр кулымда тотам, искитмәле, үзе яхшы, үзе тыңлаулы тукыма. Син үзең бик тыңлаучан кеше бугай, андый кешенең эше дә бик җиңел эшләнә. Мин бу күлмәккә бөтен җаным-тәнемне биреп тектем, бәхет китерсен үзеңә, бәбкәм. Син киенә тор, мин чәй әзерлим, Барийкаемның тамагы кипкәндер, - диде дә бүлмәне урталай бүлеп, чәчкәле чаршау сузды. Фатыйма бераз күлмәккә кагылырга куркып торды, шатлык та, дулкынлану да килеп катышты, үзенең куллары калтырады. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадыйрова #Көтепузгангомер #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

98

0