
Яңа ел килә. Гөлүсә Шаһбан
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Яңа ел килә Язмышыма якты эзләр салып, Кайгы-борчуларның барысын алып Китеп бара бездән иске ел! Һәммәбездән сабырлыклар сорап, Бар дөньяны сөенечкә урап, Киләчәккә бәхет-шатлык юрап, Безгә таба атлый яңа ел! Әй иске ел! Ак хыяллар, татлы хисләр Синдә калыр микән онытылып? Гомер буе шулай яшәрбез без Киләчәккә, яңа елга таба омтылып! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты
138
0