
Сабырлык. Айшанур.
Син ничек шулай сабыр була аласың? - диләр. Сабырлыгыңны югалтсаң Кешеләр синнән көләр. Дөнья куып, тоттырмагач Мин шуларны аңладым. Миңа язган ризык минеке Шулай мин сабырландым. Минем эшне башка беркем Эшләмәвен аңладым. Шуңа күрә җиң сызганып Мин эшләргә тотындым. Яшәүнең ахыры үлем Моны да яхшы беләм. Шуңа күрә һәрвакыт Кеше хәленә керәм. Яхшылык та, яманлык та Озак яшәвен беләм. Яхшылыкка мин тартылам Бар күңелем белән. Аллаһ мине һәрвакыт Күзәтеп торуын беләм. Ул кушканны үтәргә Тырышам чын күңелдән. Яшәү мәгьнәсен аңласаң Сабырлык үзе килер. Сиңа иң зур бүләк булып Бәхет ишектән керер.
Сылтамалар:
164
0