
Урланган яшьлек
14 нче көн Урланган яшьлек -Таптым бит, таптым. Мин сине ничә ел эзлим, ышанасыңмы? - диде, беләкләреннән сыйпап.- Зөһрә, төннәрен синең исемне кычкырып уянам, син яшәгән мәхәлләнең һәр кешесен таныйм.Аллаһ, минем ялваруларны ишеткәнсең, рәхмәт! Эмил , акрын гына караваттан төшеп, әнисенең алдына менеп утырды. Үрелеп , бәләкәй йодрыгы белән таныш булмаган абыйның күз яшьләрен сөртеп алды.Әнисенә карады, ул да елый иде.Абый кеше аларның икесен бергә кысып кочаклады.
285
0