14 нче көн. Физәлия Дәүләтгәрәева "Килен-кайнана".

14 нче көн. Физәлия Дәүләтгәрәева "Килен-кайнана".

Гөлфая иренә ияреп авылга, кайнанасы янына кайтканына үзе дә шат түгел иде инде. Әле артык карт булмаса да әнисе, үләм, чирлим, карарга кайтыгыз, дип чакырып хат язгач, шәһәрдә эшләп йөргән Әхмәт хатынын ияртте дә авылга кайтты. Гөлфаяның аягы тартмаса да, иреннән узып кая барсын? Җитмәсә кулында имчәк баласы да бар. Көзнең елак бер көнендә каладагы эшләрен, яшәгән баракларын ташлап, бала күтәргән Әхмәт белән Гөлфая Саҗидәнең салам түбәле, читән кәртәле, җир идәнле өенең ишеген шакыдылар. Хәбәренә караганда үләргә җыенган Саҗидә ипи салып йөри иде. Онлы кулларын сузып улы белән күреште, ә килен белән исәнләшүне кирәк санамады. Беренче күрүдән үк Саҗидә киленен кабул итмәде. Тәүге көннән башлап кимсетте, кыерсытты. Аңа калса, ул Әхмәтен беркемгә дә өйләндермәс иде дә бит. Әнә бит, анасы белән киңәшләшми-нитми, каяндыр бер сарыбашны табып алып кайткан! Тирә-якта мулла нәселеннән чыккан берәр динле кыз беткән диярсең! Гөлфая һәм аның баласы Саҗидә өчен бары тик артык тамак кына иделәр. Җитмәсә кайтуларына бер ел да үтмәде, яшь гаилә тагын үрчеде - кеше мунчасына кендек әбисен чакыртып, аннан Гөлфая игезәкләр күтәреп чыкты. Җиргә сеңгән, болай да кысан өй эчендә басар урын да калмады. Өч баласын, бар йорт эшен хатынына ташлап, Әхмәт корт бакчада ятты. Монда, урман эчендәге болында, колагы да тыныч. Хатыннарның үзара ызгышканын ишетми. Әнисенең холкын яхшы белсә дә, Әхмәт бервакытта да хатынын, балаларын якламады. Йорт, дөнья дип артык пошыныйча үзе теләгәнчә яшәде дә яшәде. Дөньяга тагын ике балалары

Тэглар:

108

0