Һәркемгә бер кояш

Һәркемгә бер кояш

Raiskabirov. Зөһрә ханым, ә сез барысын да гадәти тормыш агымы дип кабул итегез. Тормыш гел кара төсләрдән генә тормый, иртәме-соңмы, сабырлыкка, ихтыяр көченә җавап итеп, барыбер яктыра ул. Болытлар тарала, анда – һәркемгә бер кояш. Сез бит, әкияттәге Зөһрә кыздан аермалы буларак, ай янына якты йолдыз булып менәргә теләмим, дисез... Кемдер сезгә кояш бүләк итәргә тели икән – баш тартмагыз). Alisacafina. Аватардагы рәсемгә карап утырам әле... Бик теләсәм, баш очындагы болытларны мин үзем дә куып тарата алмам микән... Raiskabirov. Алисә, димәк, сез дә иртәгәсе көннең кояшлы булачагына ышанасыз!.. Zuhra. Рәис, туктагыз! Ә сез... сез кем?.. Сез кайда эшлисез?.. Нишләп җаваптан качтыгыз әле? Zuhra. Рәис, сезгә нибары бер соравым бар иде... Zuhra. Һәркемгә бер кояш, дисез... Бәлки, киресенчә, һәркемнең үз кояшыдыр? Zuhra. Бөтенләйгә югалуыгыз булды, ахры. Zuhra. Тау түбәсендә... болытларга буе җитәрдәй кеше сыны... Кызымның рәсемендә аның йөзе күренми, ул кояшка караган...

Тэглар:

101

0