
Елан
Кеше психологиясе, бу өлкәдәге төрле сораулар күптән кызыксындыра мине. Шушы фән буенча курслар ачылуын белгәч, бик теләп бардым. Кеше күп түгел, шулай да танышлар бар иде. Әнә Рабига Гайниевна да килгән. Өлкән яшьтәге, хөрмәтле укытучы. Диплом эшемне язганда бик ярдәм иткән иде. Бергә килеп-китеп йөрер кеше булуына куандым. Группада берничә көн психологик тренинглар уздык. "Һәркемнең күңелендә бушатылмаган, озак еллар төенләнгән зар бар. Аны чыгарып салу җиңел түгел. Ләкин бушану өчен бу зарур. Кем курыкмый? Я? Биредә бар да сезне тыңларга әзер һәм ни генә сөйләсәгез дә гаеп итүче булмаячак", – диде беркөн укытучыбыз. Яшьләр шикләнеп калды, Рабига Гайниевна гына бу сорауны күптән көткәндәй сүз башлады: – Мин үземне гайбәтче кешегә санамыйм. Түзем дә, утыз елга якын укытучы булып эшли алмас идем, югыйсә. Тик, менә, туганнан бирле белгән, җаным сөймәгән бер хатын турында сөйләргә телем кычыта. Бер авылдан без аның белән. Бергә укырга да, эшләргә дә туры килде. Күп канны эчте, әле дә коллективтагы яшь укытучылар, аның пенсиягә китүен көнләп санап торалар. Ярый мин китеп котылдым, ә әйтәсе сүзләрем калды... – Ул әтисез туган. Әниемнең сөйләгәнен хәтерлим: "Кәримәне Талибә табарга теләмәде. Теләмәсә дә табарга туры килде. Вакытын уздырды бит, гүләйттә йөреп. Күрше булгач, күреп ишетеп тордык. Корсагына суга-суга каргады баласын Талибә. Аны тулгак белән апкилгәндә, мин сине тапкан идем инде. Беренче тапкыр имезергә апкилгәч тә, анасы аңа күкрәген бирергә теләмәде. "Дөмеккере, син имгәкне имезеп, күкрәкләрем ямьсезләнә бит инде", – дип елады. Ир-атка мөкиббән иде Талибә. Кызы, тәки, кирәкмәс йөк булды аның өчен".
299
0