
Орден
Тугызынчыларны өлкән буын вәкилләренә ярдәмләшү эшенә Бөек Ватан сугышы ветераны Габдулла картларга билгеләделәр. Сугыштан Ватан сугышы ордены тагып кайткан яугирләр арасыннан исән калган бабайларның соңгысы ул хәзер авылда. Башыннан үткән хәлләр турында тәфсилләп сөйләргә яраткан ветеранны бала-чага да, үсмерләр дә якын күрә. Сүзне һәр малайның кем улы булуы белән кызыксынудан башлады бабай. Яшь чагында бригадир булып эшләгән, сигезенче дистәне ваклаган картның хәтере яхшы әле. Бүген дә исемнәрен әйтүгә "Фәләннең күршесендә яшәүче фәләннең улы инде алайса", "Синең бабаң фәлән исемле иде", дип күңеленнән барлады. Үзәк урамда яшәүче Рәҗәп малае Ришатка чират җиткәч: — Тракторчы Мәүлитнең уртанчы улы Рәҗәпнекемени? — дип аерып сорады да, уңай җавап ишеткәч, никтер йөзе үзгәреп китте картның. Башыннан үткән вакыйгаларны да өстен-өстен генә сөйләде дә, юк йомышын бар итеп ишек алдына чыгып китте. Үсмер чак бит, кызыксынучанлык көчле. Ришат, түзмәде, авыр металлдан коеп эшләнгән орденны кулына алып карады. Бабай килеп кергәндә кургаш орденны өстәлгә куярга өлгермәгән иде. — Нәрсәгә тотынасың аңа? Орден бит ул! Мин аны канымны коеп алганмын!... — Габдулла карт, авырткан аягына сыкранып басып тиз-тиз атлап килеп, малай кулындагы орденны йолкып алды. Иртәгәсенә мәктәпкә килүгә укучылар гөж килеп хәбәр сөйләделәр: — Габдулла бабайның ордены югалган. Кичә тугызынчылар йорт эшләрендә ярдәмләшергә баргач, Рәҗәп малае Ришат селтәгән икән... Алай гынамы әле, тәүдә сыйныф җитәкчесе Ләйлә апалары бөтен иптәшләре алдында бастырып әрләде. — Мин алмадым, мин ул орденны тотып кына карадым,— диюе дә хәлне җиңеләйтмәде. — Соң нәрсә дип кулыңа алдың аны? Башкалар тотынмаган бит!... Өйдә әти-әнисе дә аңламады, ышанмады бердәнберләренең сүзенә. Ул гынамы әле, үзен белә-белгәннән әтисе янында эшкә өйрәнеп үскән Ришатына Рәҗәп кул күтәрде. — Йөземне кызарттың, юньсез! Нишләмәкче буласың ул тимер кисәге белән? Нәсел-ыруда булмаган хәл — кеше әйберенә кул сузу...
97
0