
14 нче көн Әдәбимарафон2025
Аңларга тырыш. Уянабыз-көрәшәбез, Гел каядыр өлгәшәбез... Кирәк, кирәк, кирәк, кирәк... Хәл сорашу була сирәк... Күп нәрсәдән тыелабыз, Тик авырда җыелабыз. Гади икән ласа тормыш, Тик аңларга гына тырыш! Кабаланма, кума икән, Җайга барсын икән эше, Иснәп кара, шундый тәмле Икән бит ул икмәк исе! Иркен сула, кояшка көл, Син исәнсең-кадерен бел, Кереп качма, яңгыр яуса, Ул да бәхет, уйлый калсаң! Сәламли бел якыныңны, Бер җылы сүз җанга дәва, Өскә кара күтәрелеп- Зәңгәр төстә икән һава! Аша икән, яшә икән, Чагыштырма икән тормыш, Шундый ямьле икән тормыш, Тик аңларга гына тырыш! Р. Мостафина
341
0