Т.Гарипова. " Бал дип үрелгәнем".

Т.Гарипова. " Бал дип үрелгәнем".

14 нче көн. #әдәбимарафон2025 Иркәй юка гына пыяла савытка салынган көрән сыекчаны Бибинур апай алдына эткән арада, миңа "үскәнем" дип эндәшкән кодача баягы бәрәкәтле савытка салынган саргылт сыекчаны Бибинур апайның алдына ук куйды һәм, беренче тапкыр кунакчылланып: - Тәмләп эчәр идең, кодача, баллап, - диде. Аңа икнчесе кушылды: - Әйе лә соң! Капкалап эчәр идең, калагың юкмы әллә? - Бар, бар! - Кыстатырга яратмаган Бибинур апай баягы сыекчаны калак тутырып авызына озатты. Бу чакта ирләр аны шаулап кыставын белде, теге ике кодача тантаналы рәвештә ирләренә карады, сагайдылар. Бибинур апайның күзләрендә яшь тулышты да бите буйлап агып китте. - Аһ-аһ! Нигә елыйсың, кодача? Мәҗлес тынды. Бибинур апай яшь катыш чәен чөмерде дә әтиемә карады: - Елыйм шул. Бер биюем биелми калган - шуны жәлләп елыйм! - диде. - Нинди бию!? - Әтием урыныннан сикереп торды. - Нурфаизә!! Һәм китте Бибинур апай тыпырдап. Болыттай ургылды, өермәдәй бөтерелде, тирән күлдәй оеды... Такмагы да бит әле нинди: Үлгән кеше торып бии Нурфаизә көенә! Кунак булып, кайтыр якка елдам юырткан ат чанасында килгәндә, мин тагын бер сөйләшүнең шаһите булдым: - Агай, - Бибинур апай йокымсырап килгән әнием ишетмәслек итеп кенә эндәшә, - теге бәләкәй савытта сары нәрсә булды ул? - Нигә? - Миңа теге юан бичәләр шуны каптырды бит... - Һа! Горчица ла ул! - Горчица?! - Молодец! Кире төкермәдең! - Төкермәү беләнме?! - Бибинур апай моны бик ачынып әйтте, күрәсең, еламый яшәп-яшәп бөтен кеше алдында, җитмәсә, күз яше күрсәтүенә каты гарьләнә иде. ...Бал дип үрелгәнем агу булган чакларда сине хәтерлим, Бибинур апай. Күз яшьләремне тыю кодрәтемнән килмәсә, үлгән кешене терелтердәй такмакка - тормыш такмагына биергә тотынам. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаңчулпанГарипова #Балдипүрелгәнем... #Нурлатмарафончылары #58нчетөркем #Миллионтатар

Тэглар:

336

0