14 нче көн. Әнгам Атнабаев "Җиз кыңгырау моңнары"

14 нче көн. Әнгам Атнабаев "Җиз кыңгырау моңнары"

Урап-урап карлар күмә Кышның озын юлларын... Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын. Җиз кыңгырау... Көмеш моңнар... Уйлата синең хакта, Синең хактагы уйларым Яшьлеккә алып кайта - Уйлата синең хакта. Җиз кыңгырау моңнарында Үткәннең тавышлары: Очрашулар, кавышулар, Аерылу сагышлары - Үткәннең тавышлары. Чың-чың итә, җил тузгыта Җиз кыңгырау моңнарын, Кайда алып бара икән Кышының озын юлларым? Җиз кыңгырау тагып кына, Атларда чабып кына, Килер идем яшьлегемнән Тик сине алып кына - Атларда чабып кына.

Тэглар:

228

0