14 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

14 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"

Икенче көнне Фираяны беренче катта Алсу каршы алды. Әнисен көткән бала кебек моңсу гына басып тора. Үзенең күзләре тулы өмет. Фирая сүзсез генә аның янына килеп басты. – Хәзер өсне алышам да иртәнге ашка керәбез, – диде. Алсу тыңлаучан бала кебек башын селкеде. Үз бүлмәсенә атлаган Фираяның башын төрле уйлар бораулады. Нишлим мин бу хатын белән? Күр, күзендә күпме өмет аның! Ә ни бирә алам соң мин аңа? Шулай да аның алдында ул үзен көчлерәк тойды.

Тэглар:

259

0