
Әдәби марафон 2025
✨13нче көн Үтә-китә бары да... Дөнья яме онытылса, Төшенкелек биләп алса, Җан-дусларның хыянәте Күңелеңә киртә салса, Яшәү авыр миңа, димә, Кайгыларга башың имә, Борчу-хәсрәт үтә-китә, Тормыш шулай дәвам итә. Сөюең җавапсыз калса, Күзләреңә яшьләр тулса, Мәххәббәттән йөрәккәең Сагышларга дучар булса, Яшәү авыр миңа, димә, Кайгыларга башың имә. Сөю-көю килә-китә, Тормыш шулай дәвам итә. Тормыш аклы-каралы, димә, Көзләрдән соң язлар килә. Сабырлыгың булса чиксез, Ходай үзе ярдәм бирә. Яшәү авыр миңа, димә, Кайгыларга башың имә. Бу тормышта барысы да Килә-китә, китә-килә! Эльвира Әхмәтова "Үзең булып кал!" #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #Татарстанкитапнәшрияты
173
0