
14 нче көн #әдәбимарафон Рушания Ахмадуллина "Яратам сине, тормыш"
ЯЗ Күрәсезме, җиргә язлар килде, Бар табигать кабат яңара Бөреләр дә уяндылар инде, Тирә-юньгә хуш ис тарала. Киек кошлар кайтты туган якка, Сагынганнар!... тора сизелеп Әле һаман кайтканнарын күрәм, Өчпочмаклап иртән тезелеп. Яңа тормыш, бар да өр-яңадан, Кабатлана ул хәр ел саен Көтеп ала һәрбер җан иясе, Түземсезлек белән яз аен. Әй, көтәбез, сөенәбез инде, Җиргә ямьле язлар җиткәнен Тик күрмибез генә сизелмичә, Әкрен генә гомер үткәнен... Рушания Ахмадуллина(Чанышева) 12 нче бит #РушанияАхмадуллина #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #печатьсервисXXIгасырнәшрияты #Таттелеком #44
72
0