Ундүртенче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"

Ундүртенче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова "Яраларың белән яратырмын"

Менә ул көн килеп җитте. Бүген эштән кайткач та ире белән сөйләшергә кирәк. Олы шәһәр урамы буйлап ашыкмыйча гына үз уйларына чумып атлады да атлады. Автобуска утырмыйча әллә ничә тукталышны үтте: башындагы уйларны тәртипкә салырга кирәк. Күтәрелеп тирә ягына карады. «Шәһәр матур, ул төзегән шәһәр иң матур шәһәрләрнең берседер, бәлки. «Ак шәһәр» диләр бит аны! Үзәк урамнары чәчкәгә күмелгән, урамның уртабер җиреннән олы юлны урталай бүлеп кыргый алмагачлар үсеп утыра. Кем уйлап тапкандыр ике юл арасын җимеш агачлары белән бүләргә?! Язын-көзен аларның матурлыгы әйтеп бетергесез - тагын кайсы шәһәрдә бар икән мондый матурлык! Бардыр, әллә нинди матур шәһәрләр бардыр, тик бу - ул төзегән шәһәр!...66 нчы бит #ЗифаКадырова #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

253

0