
14 нче көн Шәфига ИСМӘГЫЙЛОВА. Нишләдең, син, балам?!
Саимә күңеленнән үзенең тормыш юлын байкады да байкады. Медучилище тәмамлаган елны яраткан кешесенә кияүгә чыкты. Бер ел дигәндә, Рустикларны дөньяга килде. Расих очраган бер танышына горурлану хисе белән улы туу турында белдерде. Шатлыктан күкнең җиденче катында очты. Шул елларны сагынды Саимә. Тормышы түгәрәк булган чаклар хәзер менә шулай искә алырга гына калды. Эче пошуына түзә алмыйча, улына багышланып төзелгән фотоальбомны алды. Саимә озак кына итеп фотога карап торды, аның эче өзелеп ямансу булып китте. Ул йөрәгенең чәнчүенә чыдый алмыйча: “Менә нинди чакларның булган бит. Ә хәзер гүя миналанган юллардан абына-сөрлегә атлыйсың, шартлап куюың ихтимал. Йөрәгемә хәнҗәр кададың, кансыраудан ничек туктатыйм,! Дөньям да буш калды, җаным да бушлыкка әйләнде. Нишләдең син, балам?!” дип өзгәләнде.
56
0