14 нче көн. #Әдәбимарафон Гайнетдинова Дания "Ялгыз таган"

14 нче көн. #Әдәбимарафон Гайнетдинова Дания "Ялгыз таган"

Малайлар тирә-юньнән чыбык- чабык җыеп китерде. Шулардан Миңгәрәй, учак ясап, ут тергезде. Учак якты янәсе Бүре фалән килмәсен. Синең янда җиде җан, исән-имин сакла син!.. -дип такмаклап та куйды ул. Әллә үзең чыгардыңмы бу такмакны? - дип катты малайларның берсе. -°һи-и, нәрсәсе бар аның, минем әби андыйга бик маћир. Аның һәр сүзе такмаклап әйтелә, миңа да әбидән күчкәндер, дигән булды Миңгәрәй. Беләсегез килсә, Гитлер капут булгач, безнең әтиләр сугыштан кайтыр да кыр эшләрен үзләре башкарыр, иеме? дип, сүзгә кушылды сукачы малайларның ин кечесе Зариф. Минем әти дә, әтинең ике энесе дә, сугышка киткәнче үк, игенчеләр булган. Әни әйтә, дәү абыйларың белән әтиең көнне төнгә ялгап эшлиләр иде, ди. Без дә шулай ич, әйеме, малайлар!.. Дөрес әйтәсең, Зариф!- дип, аркасыннан кагып куйды Миңгәрәй. Әтиләрнең җиңеп кайтачагына шигебез юк, дип, сүзгә кушылды тын гына утыручы Мирхәйдәр. Минем дә бөтен ир туганнарым сугышта. Әтием дә... Аларның исән-сау җиңеп кайтасына иманым камил минем. Сугыш кына тизрәк бетсен иде... Әтиләр кайткач, безгә эш табылыр микән, малайлар? - дип, сүзгә кушылды Гали, учакка чыбык-чабык өстәп. Әтиләр кайтсамы... әтиләр кайтса, әниләр дә еламас иде, әйме? дип өстәп куйды Зариф. Йә, ярый, малайлар, әйдә, хыялларны читкәрәк куеп, черем итеп алыйк, дип, әлеге сөйләшүгә Миңгәрәй нокта куйды. 59 нчы бит #ДанияГайнетдинова #Ялгызтаган #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

69

0