
Хәсән Туфан.Кер чайкыйлар кызлар.
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #ХәсәнТуфан #Керчайкыйларкызлар #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем Кер чайкыйлар иде кызлар күлдә. Күңелләре сүнде, сүрелде. Берәүсенең озын керфегенә Тамчы-тамчы яшьләр тезелде. Таммый суга, таммый кызның яше, Әйтерсең бу -күз яшь тамчысы Сорый кыздан: —Кем ул, исеме ничек? Кемгә төшсен ятим каргышы? Кемнәр алар?! Нинди оятсызлар Кабак теле белән узына Сугышлардан кайтмый калганнарның Сеңелесенә яки кызына? Кер чайкыйлар кызлар бозлы суда; Алсулана алтын куллары. Туганнарча рәхмәт әйтәсе дә Кадерлисе иде шуларны. Шул нәни кул Безнең бу тормышны Ямьләндерү эшен үтәүдә, Шул нәни кул Азмы авырлыкны Бездән күп кат күбрәк күтәрә? Азмы алар Тормыш диңгезендә Азаккача, Ахыргача бергә йөзгәннәр.
380
0