
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Зифа Кадырова " Язмыш сынавы"
.Биш көн дәвамында Әлфия үлем белән тартышты, күпме ятканын да аңламады, әллә саташты, әллә төш күрде. Матур аланда Таһир белән куышып уйныйлар, имеш, Таһир ап-ак ки-емнән икән. Әлфия Таһир артыннан йөгерә, тик тота алмый, «кая барасың, көт мине», дип кычкыра. «Юк, Әлфия, сиңа иртә әле, иярмә, мин инде үлгән, ә сиңа балаларны үстерергә кирәк, өйгә кайт, Әлфия, өйгә», диде дә Таһир томанга кереп югалды. Аның урынына ак чәчле урман әбисе генә калды: «Мин сине кисәттем, әле газапларың бетмәгән, нык бул, син чирне җиңдең, кайт бу фани дөньяга, ач күзеңне». Ул күзен ачарга тырышты, тик бө¬ен нәрсә шәүлә генә булып күренде. «Әни-әни» дигән тавыш килгән кебек, бер шәүлә аның өстенә иелгән. Авызына салкын су эләккәч, Әлфия уянып киткәндәй күзләрен олы итеп ачты. Бала аның авызына калак белән су сала, үзе җаны белән әнисен чакыра иде. Ул шунда гына үз аңына килеп, улын исенә төшерде, көчхәл пышылдап, «улым, Заһир», диде. Әнисенең тавышын ишетеп, улы: «Әни-әнием, ач күзеңне, ач, җитәр йокларга, уян», – дип тырыша-тырыша әнисенең битләрен сыйпады, башын кочаклап алды. 99 бит. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Язмышсынавы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары #58нчетөркем
Сылтамалар:
154
0