Зифа Кадырова #Көтеп узган гомер"

Зифа Кадырова #Көтеп узган гомер"

13нче көн #әдәбимарафон2025 Солдатлар килгәннең икенче көнендә үк дөньялар үзгәрде, авыл гүләде. Әйтерсең, сыер фермасында чәчкә бәйрәме: кызлар әниләренең кунакка гына бәйли торган яулыкларын фермага эшкә ябынып киләләр, кайберсе сандык төбеннән чәлдереп алып килә дә, солдатлар күренгәч кенә ябынып куя. Саттар агайның аның саен ачуы кабара: саклап кара син бу яшь байталларны, у-у-х, шайтан алгырлары. Аның каравы, элек эшкә куып җәфа чиксә, хәзер үзләре узышкандай тырышып эшлиләр, үз биләмәләрен чистарталар, хәтта төшке ашка да кайтмый башладылар. Янбашлары тизәккә каткан сыерларына чаклы юып чистарттылар. Яшь киленнәр дә бик тырышмакчылар иде дә, яшь кияүләр бик тиз уяндылар, хатыннарын кайтарып, алар урынына үзләре җигелделәр. Саттар агай бот чапты: «Ай-һай, боларга председәтел дә кирәкми, солдатлар гына китерәсе икән, үземә дә берәр солдат шинеле сорап алмый булмас». Авыл гөрләде, дөньяның асты өскә килде. Тик Фатыйма гына аңлый алмады: нәрсә үзгәрде соң бу дөньяда? Күзләре гел теге олпат гәүдәле солдатны эзләде, үз-үзен аңлый алмый зиһене таралып, югалып калды. Кызлар, киресенчә, чыр-чу килделәр, төртештеләр-көлештеләр, солдатлар ягына карап, күз кысыштылар. Алар да, әллә егетләр күргән куанычтан, җиңел-җилпегә охшап калдылар, гашыйклар чире шул булса, бу бик куркыныч чир иде. Фатыйма да ни көләргә, ни еларга белмәде. Урамга чыгып күкләргә бакты, күкләр беркайчан булмаганча зәңгәрсу. Көн дә күргән меңьяшәр Урал таулары да башкача, тагын да биегрәк, тагын да зәңгәрсу булып тоелды. Көн дә күреп үскән авылы да элеккечә түгел, яңарып, матураеп киткәндәй; тирә-як урманнар да үзенә күрә ниндидер серле тоелды. Фатыйма боларны нишләп моңынчы бер дә күрмәгән? Нәрсә булды соң бу дөньяга? 13 нче көн. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ЗифаКадырова #Көтепузгангомер #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #НурлатМарафончылары #58нчетөркем

Тэглар:

167

0