
Т.Гарипова " Умырзая гөлнең гомеркәе".
13 нче көн. #әдәбимарафон2025 - Абау-абау! - Карчык арбасына менеп барган Сөмбелнең итәгенә ябышты. - Кал бүгенгә! Сөйләшеп ятарбыз! Карт дөнья куйды, ялгызмын... - Авыр туфрагы җиңел булсын. - Арбасына күтәрелгәч, Сөмбел үзен иркенрәк хис итте. - Малай тәки өйләнмәде. - Нигә? -Җүнле кыз бармы? - Карчык таягы белән түбән очка күрсәтте, - әнә син төшкән Сәмигуллинның сеңлесен ярәшик дисәм: " На черт миңа сдалась - ике бидрә сөт!" диде дә куйды. Аптырыйм: элек ирләр хатын-кызның түшле-башлы булганын ярата торган иделәр, бу коргыры... Аптырагач, прыкашшикның кызын яучылыйк, дип карадым. " Нужна! Бер арба сөяк!" - дип мәсхәрә итте, хаин... Хатын булып, бала табып куйса, ит кунар, дип тә карадым - тәки риза булмады. - Мин ашыгам, инәй... Шәрифә карчык моны әллә ишетмәде, әллә ишетмәгән булды: - Сөяк дигәннән... син дә малай- шалайдан авыл тирәсен весь чукыттың, әллә инде Күчтәндә сөяк дигәннән нәмәстә калмасын дисеңме? Карчыкның соңгы сүзләре йөрәген телеп үткәндәй булса да, Сөмбел сер бирмәде: - Сөякне ни аны... җыеп торасың - чыгып тора! - Сөмбел, дилбегәне бөтереп тартып, атының башын олы юлга борды.- На, малкай! Шәрифә карчыкның мондый мондый очрашуга һәм хушлашуга риза булмаганы йөзенә бәреп чыкты: - Китсәң кит! Тоткан кеше юк! Тик әлегә...бер кирәк кеше гел кирәк, дигәнне онытма! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТаңчулпанГарипова #Умырзаягөлнеңгомеркәе #Нурлатмарафончылары #Миллионтатар #58нчетөркем
108
0