
13 нче көн Нәбирә Гыйматдинова “Тимә, ярамый”
Авылдан кубарылабыз дигәндә генә кәгазь-каләмемне тотып каядыр ашыгуыма әни гаҗәпләнмәде. Әрәмәлек сукмагында мин чүәкләремне салдым да, песи сыман йомшак кына басып, тал ышыгына чүгәләдем. Әкрен генә тирәкне араладым. Азамат болында иде. Нәкъ минем хыялымдагы күренеш! Ул алачык каршында утыра. Көтә... Баш очында аллы- гөлле күбәләкләр куышып уйный. Ә ир билгесезлеккә караган да онытылган. Мәхәббәте ташып тулган шул ук егет күзләре, шул ук! Шәһәр биналарын ясаганда, ташлар бераз гына җанлансын дип, мин кеше сурәтләре «өсти» идем. Алар исемсез, алар каядыр бара... Моны озак еллар инкяр итсәм дә, ул сыннарның һәркайсы Азаматка тартым иде. «Әй, син, — диде кемдер. — Кире борыл! Әгәр хәзер очрашсагыз, мине каралтасыз сез! Ак килеш җаныңда гына саклансам иде мин. Тимә, кайбер хыялларны чынбарлыкка күчерергә ярамый!» Бу — миңа хыялым ялвара иде... Төнлә болын тарафларыннан ат чаптырып төштеләр. Тояк тавышының кайтавазы йөрәгемә бәрелә иде.
73
0