Мин Абрек

Мин Абрек

Шунда ук безнең коралларны тартып алдылар. Авылга кайткач, ашатмый да кул-аякларны бәйләп, бер таш сарайга ябып та куйдылар. Кавказ булса да, февраль ае бит, төннәрен яман суык. Ярый бу абзарда берничә кәҗә һәм сыер булып, шулар арасында көч-хәл белән ятабыз. Бахыр сыер савылмаган, ахры. Төне буе безгә карап мөгрәп чыкты. Әйе, хуҗалары куылгач, боларны кем ашата, кем карый инде. Куылган чеченнар гына түгел, ә караучысыз калган маллар да кызганыч иде ул чакны. Суык абзарда безне төне буе шул кәҗә-сарыклар җылытып чыкты. Иртән таң белән юлга кузгалдык. Ярый әле шинельләрне салдырып алмадылар. Ятабыз машина әрҗәсендә бәйле килеш, утын түмәре кебек дыңгырдашып, тәгәрәп. Офицер шофёр янында кабинада утыра. Кузовта ике солдат безне саклап бара. Берсе безне шелтәли: – Нигә дип шул сатлыкларны атмадыгыз. Командирдан рәхмәт кәгазе, йә медаль алыр идегез. Ун көнлек ял да бирерләр иде. Ахмаклар сез, исәрләр. Алар бит барысыда фашистларга сатылганнар. Без сезне саклап төне буе каравылда тордык. Юньләп йоклый да алмадык. Сез дә шул бер сволочь басурманнар инде, – дип, безне сүгә. Беләбез инде аларның безне ничек саклаганнарын. Төнге сәгать дүрт белән биш арасы булыр, абзар кыегыннан шым гына берәү килеп төште. Кулында бәләкәй генә электр фонаре. Фонарен учы белән генә каплап, чак кына төшкән уты белән абзарны айкый. Кулында коралы да бар. Менә якынрак килде дә безне бәйләгән каешларны кисәргә әйтә. Исәбе: безне коткару. Без карышабыз. Бу туктап бераз уйланып торды да безгә ике пистолет суза. Без тагы баш селкибез. Чөнки ничек итеп үзебезнекеләргә атасың да аннан аңа ияреп, тауларга качып китәсең? Булмастай хәл! Бу шуннан кире чыгып китәргә әзерләнде. Һәм безгә карамый гына пышылдап: – Спасибо! Что не стреляли тогда, – ди. Әзрәк дәшми торгач: – Ну и ахмак сез, кяферләр, бежать надо! – ди. Самат түзмәде, казакъча: – Без кяферләр түгел. Без мөселманнар, – димәсенме? Теге ялт итеп фонареның тар гына уты белән әле беребезнең, әле икенчебезнең йөзен яктыртып алды да, ничек кергән булса, шулай шым гына кыекка ябылган камышны күтәреп

Тэглар:

110

0