
Ходай үзе тигезли ул
Әлеге хикәямне ялны-бәйрәмне белми, бөтен барлыгы белән үз эшенә бирелгән мәдәният хезмәткәрләренә багышлыйм. Кичке аш ашап купты да Ризәлә, "Биргәнеңә шөкер, Ходаем!" – дип, ике кулы белән битен сыпырып куйды. Соңгы арада хатынының болай эшләве ачуын чыгара Илгизнең. Бүген исә, күпме генә тырышса да, эчендә кайнаган ачуын тышка чыгармыйча, түзеп кала алмады: – Нәрсәгә шөкер итәсең инде син? Үзеңнең хәерчелегеңәме? Әй, тинтәк, тинтәк, – дип, башын селки-селки урыныннан купты Илгиз. – Эшсез калганыңа да шөкер итеп утыр инде алайса. – Нишләп алай дисең инде, атасы, – дип, сүзгә кушыласы итте Ризәлә. – Ашарга, эчәргә ризыгыбыз, кияргә киемебез бар. Өчебез дә исән-сау, Аллага шөкер, дип яшәргә кирәк. – Зинһар өчен, башыңны юләргә салма инде, Ризәлә. Нинди шөкер, нинди шөкер... – дип, ярсый барды Илгиз. – Шул әйбәт, изге күңелле булып кылануың аркасында эшсез дә калдың бит инде, – дип, кулларын җәя-җәя сөйләнеп, зал бүлмәсенә үтте. Бу сүзләрне Ризәләгә беренче генә әйтүе генә түгел инде Илгизнең. Ул чагында әйбәт, изге күңелле булып, дөрес эшләдем дип уйлый Ризәлә. Чөнки ул намусы кушканны үтәде. Юк, ире ни генә дисә дә, яхшы, киң күңелле булып кылана алмас иде Ризәлә. Әнисенең: "Кызым, булдыра алганча яхшылык эшлә кешеләргә. Адәм белмәсә, Аллаһы Тәгалә гамәл дәфтәренең бер читенә барыбер язып куя аны", дигән алтын сүзләре Ризәлә өчен тормыш шигаре булды. Гаиләсендә, тормышында нинди генә очраклар булса да, Ризәлә үзенең акыллы, игелекле адымнары белән һәрчак чын Кеше булып кала бирде. Күпме генә битәрләмәсен Илгизе, Ризәлә аңа үпкәләмәде, каты бәрелмәде.
150
0