
13 нче көн #әдәбимарафон Гүзәл Галләмова "Зәңгәр кыңгыраулар"
Зөлхәбирә иренә борылып карый. Тау башында тагын бер тау кебек. Аның ягымлы күз карашында үзенең көчсез хатын-кыз булуын тоя. Ояла төшеп, йөзен зәңгәр кыңгыраулар бәйләменә яшерә, әмма жыр ритмында тибрәлгән күңелен иярли алмыйча, ирнең тигез, моңлы тавышына кушыла:Син минем асыл чәчәгем Зәңгәр кыңгырау, гүя. Алар да әнә, чыңлашып, алар да әнә, чыңлашып: «Бергә булыгыз!» дия, «Бәхет телибез!» дия... Хәбибрахман зифа буйлы «зәңгәр кыңгырауның» торган саен кочагына ныграк кыса. Күңелдә туасы аерым, ялгы куплетлар тел очында гына. Әмма икесе дә бу кушылган халәттән, кушымтадан чыгасылары килми. - Тагын бер кат, Хәбибрахман, тагын бер кат кабатлыйбыз, күп кат... 397 нче бит #ГүзәлГалләмова #әдәбимарафон2025 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
78
0