
Унөченче көн XXX дөньякүләм #әдәбимарафон Рашат Низами “Дөньяны сүз бизәр...”
Сүзнең зур көчкә ия булуы халык мәкальләрендә да әйтелә. Шуларның берсе: «Тел белән төенләгәнне теш белән дә чишә алмыйсың». Бездәге яшь буынның сүз байлыгы, тел запасы чагыштырмача шактый ярлы. Аларның сүгенү сүзләренә еш мөрәҗәгать итүе шуңардан түгел микән? Рәхәт һәм жайлы ич кирәкле яисә тиешле сүзләрне эзләп интегәсе да юк... Трибунага чыктың яисә кулыңа каләм алгансың икән, син инде үз өстеңә зур җаваплылык йөкләдең дигән сүз. Сүз көче, сүз кадере, тәэсир куәте һәркемнең үз кулында. Һәммәбезгә хәерле юл... Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, сүзгә хәерле юл! Халык мәкале дөрес әйтә: «Дөньяны сүз бизәр». 37 нче бит, 2017 нче ел #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 #РашатНизами #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
115
0