
13 нче көн. Әнгам Атнабаев "Теләкләр"
Әй, Яңа ел, язмышымны Яңа дусларга бәйлә, Тик сыналган иске дуслар Искечә калсын әйдә. Яңа елда яңа парлар Кавышсын оя үреп... Тик беренче мәхәббәтем Искечә калсын, берүк. Яңа елда җиребезнең Уңышы арта барсын. Тик үзем тапкан икмәкнең Тәме искечә калсын. Яңа елда яңа-яңа Җиңүләр килсен илгә. Тик тынычлык һәм иминлек Искечә калсын илдә!
51
0