Һәркемгә бер кояш

Һәркемгә бер кояш

Zuhra. Кояш! Карасу болытлар артында үзенең барлыгын сиздереп торган җылы кояш! Аның алтын нурлары әле шулкадәр нәзек, шулкадәр өрфия; тау түбәсендә басып торучы кем дә булса берәү, аз гына үрелеп, болытларны таратып җибәрсә, ул нурлар көлтә-көлтә булып җир өстенә таралып төшәчәк. Таралып төшәчәк тә, җылыга сусаган һәркемгә яктылык бүләк итәчәк. Күзләр күреп күнеккән караңгылык артка чигенәчәк, әлегәчә бөреләрен ачарга кыймый утырган гөлләр чәчәккә күмеләчәк, дөньяга наз һәм матурлык кайтачак. Минем кызымның рәсеме бу. Алисә, аны сез дә, Рәис, сез дә, интернет челтәреннән алып, үз битегезгә куйгансыз. Фотогыз булырга тиешле урында – минем Зәлиямнең картинасы! Җылы тансыклаган күңелләрнең көзгесе булып, өчебездә дә бер үк кояш балкый... Төрлебез төрле җирдә яшәсәк тә, төрле урында эшләсәк тә, төрле язмышка ия булсак та, без барыбыз да яктылыкка мохтаҗ. Дөрес, меңнәр арасында яшәп тә рухи ялгызлыкка дучар җаннар без генә түгел анысы...

Тэглар:

125

0