
Яңа еллар бәхет алып килсен! Гөлүсә Шаһбан
13 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2025 Яңа еллар бәхет алып килсен! Яңа еллар бәхет алып килсен, Сөйгән ярлы булсын ялгызлар! Һәммәбезгә язсын куанычлы, Шатлык-сөенечле язмышлар! Илләр имин булсын, күкләр - аяз, Шау-гөр килеп үссен балалар! Төзәлсеннәр, ачылмасын башка Иске елдан калган яралар! Сау-сәламәт булсын газиз дуслар, Күрше-күлән, туган, якыннар... Йөрәктәге сөю ялкыннарын Сүндермәсен кышкы салкыннар! Яшик әле, дуслар, бу дөньяда Һәр мизгелнең кадерләрен белеп... Алгы көннәр үтсен шатлык белән, Бәхет-куанычтан уйнап-көлеп! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГөлүсәШаһбан #Күңелэретерлексүзләрбар #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Казан"АкБүре"Нәшрияты
132
0