
13 нче көн Зифа Кадырова "Синсез килгән язлар"
Тышта көз килә, август азагы. Көннәр шундый матур, җылы, әллә ишек алды тыныч булганга, бар дөнья да шундый гамьсез, тыныч кебек тоела. – Ничек кенә матур булмасын, көз килә. Без дә менә әлләни карт та, ямьсез дә түгелдер, тик яшьлек үткән, ыштан-күлмәк тузган. Без дә шушы көзге сары яфраклар кебек җилфердәп өзелергә генә торабыз, өзелүдән дә куркабыз... Тормыш, их син, тормыш... – диде, ачынып. Әйтерсең, бу таныш булмаган хатын юк янында, Фирая аңардан берни сорамый, әллә сорарга курка, чөнки үз хәсрәте җитәрлек. Җитмәсә, кешенекен дә өстә. Сорамасаң да күренеп тора: җаны әрни, аны да нәрсәдер бик каты тетрәндергән. Моның кайгысы аныкыннан күпмегә көчле микән, шулчаклы катып калырлык?
Сылтамалар:
78
0