13 нче көн.  #әдәбимарафон2025

13 нче көн. #әдәбимарафон2025

РәфкатьШаһиев. ҮЗ ҖЫРЫМ БАР Утырсам да кемнең арбасына, Кеше җырын җырлый белмәдем. Үрелмәдем кеше әйберенә, Һәм үземнекен дә бирмәдем. Җырлар өчен һәрчак үз җырым бар, Тармы, киңме – бар үз сукмагым. Тез астына сукканнары булды, Кул күтәреп үзем сукмадым. Кеше кубызына биемәдем, Тәлинкә тотмадым кемгә дә. Кыйблам минем бер дә үзгәрмәде, Шулай булыр килер көндә дә.

Тэглар:

271

0